12 апрель - бөтен ил өчен үзенчәлекле көн! Бу көнне без - Космонавтика көнен һәм кешенең галәмгә беренче очышын билгеләп үтәбез. Сабаның 6 нчы номерлы «Балачак» балалар бакчасында чын галәм бәйрәме узды! Балаларга кунакка беренче булып галәмгә очкан кыю геройлар- Белка һәм Стрелка килде. Балалар алар белән бергә галәм буйлап мавыктыргыч сәяхәттә булдылар: йолдызлар һәм планеталар турында белделәр, Юрий Гагаринның биографиясе белән таныштылар, ракеталар төзеделәр! Балаларның мәктәпкәчә чоры - ул иң мөһим этапның берсе булып тора. Мондый чаралар Ватанга карата мәхәббәт, аның геройлары өчен горурлык һәм фән белән кызыксыну тәрбияләргә ярдәм итә. Кем белә, бәлки, без бүген галактикаара корабльнең булачак командирын үстерәбездер?