2019 нчы елның 17 нче февралендә Шәмәрдән авылында урнашкан хоккей тартмасында авыл җирлекләренең ир-ат командалары арасында алкалы хоккей буенча Саба муниципаль районы кубогының финал уеннары булып узды.
Бүләкләү тантанасында мөхтәрәм кунаклар катнашты:
Шәмәрдән авыл җирлеге башлыгы Гәрәев Айдар Наил улы;
Саба шәһәр җирлеге башлыгы урынбасары Хәсәнов Расих Мөбәрәк улы;
ШЛПУМГ начальнигы Нурисламов Ришат Габделиксанович;
Шекше авыл җирлеге башлыгы Хәйретдинов Радик Рамазан улы;
"Яшьлек" яшьләр үзәге директоры Макаров Динар Каршигаевич.
Ярыш нәтиҗәләре түбәндәгечә:
1.Чемпион-«Шәмәрдән» командасы;
2. Көмеш призер-«Шекше» командасы;
3.Бронза призер-«Байлар Саба» командасы.
«Иң яхшы капкачы» номинациясендә бүләкләнде:
Вафин Айназ «Шәмәрдән» командасы.
«Иң яхшы уенчы» номинациясендә бүләкләнде:
Исмәгыйлев Рашат «Шәмәрдән» командасы.
Җиңүчеләрне чын күңелдән котлыйбыз һәм аларга сәламәтлек һәм уңышлар телибез.