15 нче февраль Әфганстаннан Совет гаскәрләре чыгарылган көн буларак билгеләнеп үтелә. 2019 нчы елның 15 нче февралендә Әфганстан җиреннән Совет гаскәрләрен чыгарылуга 30 ел булды. Шул уңайдан 14 нче февраль көнне Килдебәк урта гомумбелем бирү мәктәбендә “Әфганстан-йөрәк ярам!”-дип аталган класстан тыш чара үтте. Чарада 8-11 нче сыйныф укучылары, безнең җирлектән Әфган илен, Әфган җирен үз күзләре белән күргән, анда барган сугышларда катнашкан Газизов Илшат Гыйлмулла улы, Гарифуллин Рушан Миннехан улы катнашты.Алар хатирәләре белән уртаклаштылар, укучыларны кызыксындырган сорауларга җавап бирделәр. Һәм укучыларга егет кешегә армиягә баруның кирәклеген искәртеп үттеләр. Ватанны саклау - ир-егетнең изге бурычы. Чын ирләр өчен бу элек тә шулай булган һәм хәзер дә! Очрашу бөтен җир шарында тынычлык булсын, сугыш-афәтләр булмасын дигән теләкләр белән тәмамланды.