16 февраль көнне Киров өлкәсе Нократ Аланы шәһәрендә "Татар мәдәнияте. Киләчәккә бер караш" форумы һәм "Татар кызы- Нәни энҗеләр" бәйгесенең йомгаклау өлеше булып узды. Саба районыннан "Ак калфак" оешмасының җирле бүлекчәсе җитәкчесе Ләйсән Билалова, Флүзә Фазылова, Фәнүзә Садыковалар катнашты. Башка милләтләр арасында телебез, матур гореф- гадәтләребезне саклап яшәүче милләттәшләребез тормышы белән танышу, тәҗрибә уртаклашу бик файдалы булды.