Бадминтон ярышларының Татарстан Республикасы Беренчелегендә җиңүчеләр билгеле булды.

2019 елның 18 феврале, дүшәмбе

17 февраль көнне Казан бадминтон үзәгендә  15 яшькә һәм 19 яшькә  кадәр Татарстан Республикасы Беренчелеге ярышларының нәтиҗәләре билгеле булды.

15 яшькә кадәр Беренчелектә командалар арасында Казан шәһәре 1 нчелеккә чыкты. Көмеш медальне Алексеевск районы алды.  Бакыр медальгә Саба районы (“Сабантуй” спорт мәктәбе ) һәм Түбән Кама шәһәре командасы лаек булды. 

19 яшькә кадәр Беренчелектә  Казан шәһәре командасы 1 нче урынга чыкты. Көмеш медаль – Алексеевск районында.3 нче урынга Кайбыч районы  һәм Түбән Кама шәһәре командасы чыкты.

Шәхси ярышлар ике категориядә: ялгыз, парлы һәм катнаш төркемнәрдә үтте.

Парлы ир-атлар категориясендә (2005-2009 нчы елгы) Хазиев Исмал  (“Сабантуй” спорт мәктәбе)/ Галиханов Нияз (Кама Тамагы районы) 3 нче урынны алдылыр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International