Саба районы хуҗалыкларында 2019 ел уңышы өчен кукуруз орлыклары сатып алу бара
2019 елның 18 феврале, дүшәмбе
Саба районы хуҗалыкларында 2019 ел уңышы өчен кукуруз орлыклары сатып алу бара. Беренче буын гибридлары: Росс-140 МВ-40 тн, Краснодарский-194МВ-27,5 тн.
"Саба-Арена" спорт мәктәбендә малайлар һәм кызлар арасында рапирада фехтование буенча "Саба рапирасы" төбәкара ярышлар башланды.
Ярышларда Россия Федерациясенең 5 төбәгеннән: Татарстан Республикасыннан, Башкортостан Республикасыннан, Самара өлкәсеннән, Свердловск өлкәсеннән һәм Ханты-Манси автономияле округыннан барлыгы 280 спортчы катнаша.
Ачылу тантанасында мәртәбәле кунаклар катнашты:
Татарстан Республикасы Саба муниципаль районы Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары-Башкарма комитет Аппараты җитәкчесе Ирек Рамазан улы Гарипов;
"Фехтование буенча олимпия резервының республика спорт мәктәбе" дәүләт автоном учреждениесе директоры, СССРның халыкара класслы спорт мастеры Илдар Равил улы Шәймәрданов;
Татарстан Республикасы Саба муниципаль районы Башкарма комитетының яшьләр эшләре һәм спорт бүлеге җитәкчесе Азат Хөрмәт улы Гатиятуллин;
"Саба-Арена" спорт мәктәбенең фехтование бүлегенең беренче тренеры, Татарстан Республикасының Атказанган физик культура хезмәткәре, фехтование буенча СССР спорт мастеры Эльвира Хәнип кызы Шаһиева;
Ярышларның баш хөкемдары, фехтование буенча Россиянең спорт мастеры Радик Мөдәрис улы Ильясов.
Турнирда катнашучыларга сәламләү сүзе белән Саба муниципаль районы Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары — Башкарма комитет Аппараты җитәкчесе Ирек Рамазан улы Гарипов ярышларны ачып җибәрде.
Тантаналы рәвештә "Саба-Арена" спорт мәктәбе спортчысы Амалия Рәүф кызы Фазлыевага Россия спорт мастерына кандидат билгесе тапшырылды.