«Дулкыннар - 2019» бәйгесенең район этабы

2019 елның 18 феврале, дүшәмбе

Балалар иҗат үзәгендә ел да уза торган «Дулкыннар - 2019» бәйгесенең район этабы булып узды. Быел әлеге конкурс  фольклорист, галим Нәкый Исәнбәтнең 120 ел тулуга багышлана.  Әлеге бәйгедә районыбыз мәктәп укучылары  арасында 4 номинациядә узды: вокал-соло (ансамбльләр), вокаль инструменталь ансамбльләр, нәфис сүз һәм рәсем. Барлыгы 126 заявка кабул ителде. Бәйгенең нәтиҗәләре буенча иң уңышлы дип табылган номерлар призлы урыннарга лаек булды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International