ЯҢАЛЫКЛАР


20
февраль, 2019 ел
чәршәмбе

"Грипп һәм башка кискен респиратор-вирус инфекцияләрен(ОРВИ) профилактикалау)


19
февраль, 2019 ел
сишәмбе

Курсабаш авыл клубында "Янгырасын гармун теллэре"халык уен коралларында башкаручыларның район смотр-конкурсы булып узды. Әлеге чара инструменталь традицияләрне саклауга, башкаручыларны ачыклау һәм аларга ярдәм итүгә, шулай ук иҗат яшьләренең музыкага карата кызыксынуларын көчәйтүгә юнәлдерелгән иде.

2019 елның 16 февралендә гаскәрләрне Әфганстаннан чыгаруга 30 ел тулу уңаеннан волейбол турниры узды.

Саба районы «Балкыш» халыкка комплекслы социаль ярдәм күрсәтү үзәгенең гаилә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлекчәсе  белгечләре Россия хәрби тарихының истәлекле көннәре кысаларында Әфганстан Республикасы территориясеннән совет гаскәрләрен чыгаруга 30 ел тулуга багышланган Батырлык дәресе үткәрделәр.

Әлеге дәреснең максаты – патриотик хисләр формалаштыру, әфганчыларга ихтирамлы мөнәсәбәт, Ватаныбызның героик үткәне өчен горурлык тәрбияләү.

Саба районы «Балкыш» халыкка социаль хезмәт күрсәтү узәгенең социаль хезмәткәрләр  ойгә барып хезмәт күрсәтү булекчәсендә исәптә торган өлкәннәребезнең  ишегалларын, капка төпләрен кардан чистарту эшләрен дәвам итәләр. Өлкәннәр белән йорт түбәсеннән һәм сарайлардан кар төшкәндә куркынычсызлык техникасы турында даими профилактик әңгәмә үткәрелә.

Казан “Патриот” спорт-патриотик һәм яшьләрне хәрби хезмәткә әзерлек үзәгендә республиканың “Җиңү-2019” Бөтенроссия хәрби-спорт уеннарының республика этапы узды.

Тэги: Мәгариф идарәсе

Шәмәрдән авыл җирлегендә сәләмәтлекләре ягыннан физик мөмкинлекләре чикле булган балалар Казан Дәүләт Яшь Тамашачылар Театрында “Асылкош җыры” дип исемләнгән тамашада кунакта булып кайттылар.

Тэги: Шәмәрдән авыл җирлеге

    2018 ел нәтиҗәләре һәм 2019-2021 еллар план чорына бурычлар буенча Татарстан Республикасы Саба муниципаль районының эре һәм урта предприятиеләрендә хезмәт коллективларының еллык җыелышы дәвам итә.

    Февральнең беренче яртысында «Саба РСУ» ҖЧҖ, "Евро-Акцент Саба" ҖЧҖ, «Евро - Акцент Экология» ҖЧҖ, "Рамазан" ҖЧҖ, "Яшен" ҖЧҖ, "Саба ПМК - Мелиорация" ҖЧҖ, «Лен» ҖЧҖ коллективлары белән очрашулар уздырылды.

    Җитәкчеләр узган елда башкарылган эшләр турында хисап бирделәр, шулай ук Стратегия-2030ны гамәлгә ашыру кысаларында озак сроклы перспективага планнар белән уртаклаштылар.

Тэги: Икътисад бүлеге

Татарстан Республикасының Саба һәм Теләче районнары буенча Пенсия фонды идарәсе.

16 февраль көнне Саба спорт үзәгендә Афганистан сугышы тәмамланып, Совет гаскәрләре чыгарылуга 30 ел тулу уңаеннан ир-егетләр арасында традицион волейбол ярышы булып узды. Бу ярышта Тимершык авыл җирлеге командасы да катнашты, егетләр 10 команда арасында почетлы 3 урынны яулап кайттылар.

Тэги: Тимершык авыл җирлеге

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International