20 февраль көнне Иске Икшермә мәдәният йортында "Янгырасын гармун теллэре"халык уен коралларында башкаручыларның район смотр-конкурсы булып узды. Әлеге чара инструменталь традицияләрне саклауга, башкаручыларны ачыклау һәм аларга ярдәм итүгә, шулай ук иҗат яшьләренең музыкага карата кызыксынуларын көчәйтүгә юнәлдерелгән иде.
17 февраль көнне Мичәнбаш авылында Иске Икшермә авыл җирлеге үзешчән сәнгать коллективының отчет-иҗат концерты булып узды. Анда Татар Икшермәсе ансамбльләре "Нур" һәм "Самоцветы", Иске Икшермә ансамбле "Сударушки", солистлар, спектакльләр һәм хорлар катнашучылар чыгыш ясады. Тамашачылар канәгать калды.
Сатыш авылында яшәүче Хәҗипов Хәлим Мөхәммәтнәкыйп улы чиста токымлы атлар үрчетү белән шөгыльләнә башлады. Ул үз хуҗалыгы өчен татар токымлы ат сатып алды. Бу яңадан торгызылган борынгы токым- түбән буйлы булуы белән аерылып тора, ләкин аз күләмдә азык кулланганда физик көчкә һәм чыдамлыкка ия. Хаҗиповка Х. М. уңышлар телибез.
23-февраль Ватанны саклаучылар көне уңаеннан , Югары Симет урта мәктәбендә, “Әтиләр сүзе –куңелнең күзе” дип исемләнгән бәйрәм кичәсе үткәрелде.Югары Симет авыл җирлеге.
Соңгы елларда юлларда машина хәрәкәте һәм шуның нәтиҗәсендә балаларның юл-транспорт һәлакәтенә юлыгу куркынычы да арта.
18 февраль көнне, патриотик ай кысаларында, Кече Шыңар мәдәният йорты хезмәткәрләре “Туган илне сакларбыз!” дип аталган конкурс үткәрделәр
19нчы февраль көнне әйдәп баручы библиограф Шамилова А. һәм әйдәп баручы методист Шакирҗанова И. 3 "В" сыйныф укучыларына (укытучылары Нуриева Л.Ф.) Бөтендөнья тел көне уңаеннан "Туган телем-татар теле" дип исемләнгән әдәби сәгать уздырдылар.
Лесхоз картлар һәм инвалидлар өчен интернат-йортында Лесхоз авыл клубы хезмәткәрләре кунакта булдылар.
Мәдәният йорты белгече Мөбәрәкова Гөлнара һәм китапханәче Каримуллина Эльвира белән библиотерапия үткәрделәр. Чара язучы Фәнис Яруллинга багышланган иде. "Җилкәннәр җилдә сынала" дигән әсәрне укыдылар һәм әсәр буенча әңгәмә үткәрелде.
14.02.2019 көнне «Агробизнеска кадрларны яңача әзерләү татар институты» базасында Татарстан Республикасы Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең 2018 елгы эш йомгакларына багышланган коллегия утырышы булды.
2019 елның 18 февралендә Байлар Сабасында хезмәт коллективлары, авыл җирлекләре һәм ИП араларында хатын-кызлар командалары арасында волейбол буенча Саба муниципаль районы чемпионаты ачылды.