19нчы февраль көнне әйдәп баручы библиограф Шамилова А. һәм әйдәп баручы методист Шакирҗанова И. 3 "В" сыйныф укучыларына (укытучылары Нуриева Л.Ф.) Бөтендөнья тел көне уңаеннан "Туган телем-татар теле" дип исемләнгән әдәби сәгать уздырдылар. "Мәкальне дәвам ит", "Табышмакка җавап тап", "Тизәйткечләр", "Санамышлар" бүлекләрендә укучылар актив катнаштылар. Татар халык әкиятләрен бик теләп укыдылар. Чара китап күргәзмәсенә күзәтү белән тәмамланды.