Соңгы елларда юлларда машина хәрәкәте һәм шуның нәтиҗәсендә балаларның юл-транспорт һәлакәтенә юлыгу куркынычы да арта. Шуңа да кечкенәләрне юлда, урамнарда үзләрен тоту кагыйдәләренә мәктәпкәчә белем бирү учреждениеләрендә үк өйрәтү максат итеп куелган. Шәмәрдәннең “Әкият” балалар бакчасында шушы юнәлештә даими эш алып барыла. Төркемнәрдә эшчәнлекләр, юлларда үз-үзеңне хәвезсез тотарга өйрәтү буенча ЮХИДИ хезмәткәрләре белән төрле чаралар, әти-әниләр белән консультацияләр үткәрелә.
Юл йөрү кагыйдәләрен өйрәнү буенча узебезнең кабинетыбызны булдырдык. Эшебезнең уңай нәтиҗәсе район һәм республика күләмендә үткәрелгән конкурсларда урыннар алуыбызда күренә. Юл йөрү кагыйдәләрен өйрәтү шактый катлаулы эш. Шулай да әти-әниләр катнашында уртак тырышлык белән балалар иминлеге профилактикасы өлкәсендә күрелгән чаралар бушка китмәячәк.
Агымдагы елның мәктәпкә хәзерлек төркеме балаларны, әти-әниләр һәм ЮХИДИ хезмәткәрләре Насибуллин И.Д., Ягафарова Г.Н. катнашында юлда йөрү кагыйдәләрен өйрәнүгә багышланган чара үткәрелде. Балалар, киемдә яктылык кайтаргыч элементлар куллану бик мөһим икәнлеген, әкият ярдәмендә сәхнәләштереп күрсәттеләр. Әти-әниләр белән юл билгеләре буенча бик кызыклы викторина үткәрелде. Викторина барышында сорауларга җавап биреп, килгән кунаклар, әти-әниләр үз белемнәрен сынап карый алдылар. Бакчабызда “Юлларда сак булыйк” тематик атнасы барышында “Иң оригиналь юл билгесе ” конкурсы үткәрелде. Чара конкурста катнашучыларны бүләкләү белән тәмамланды. Ильнур Дамир улы һәм Гүзәл Назыйф кызы балаларга рәхмәт әйтеп, алып килгән бүләкләрен тапшырдылар, әти-әниләр игътибарына яктылык кайтаргыч элементларның мөһимлеген пропагандалаган видеофильм күрсәттеләр. Без аларга барлык педагоглар һәм әти-әниләр исеменнән зур рәхмәтебезне белдерәбез, алга таба тыгыз элемтәдә эшләрбез дип ышанып калабыз.