Эзмә авылында Җиңү бәйрәме

2026 елның 8 мае, җомга

8 май көнне Эзмә авылында Бөек Җиңүнең 81 еллыгына багышланган митинг үткәрелде. Чарада авыл халкы, тыл хезмәтчәннәре, сугыш чоры балалары, мәктәп укучылары һәм укытучылар катнашты. Бөек Җиңү көне — илебез тарихындагы иң әһәмиятле даталарның берсе. Еллар узса да, сугыш китергән кайгы-хәсрәт, халкыбызның батырлыгы һәм фидакарьлеге онытылмый. Бүген инде Бөек Ватан сугышын үз күзләре белән күргән ветераннарыбыз арабызда калмады. 81 ел — зур вакыт аралыгы. Әмма Җиңү көне һаман да хәтер, хөрмәт һәм рәхмәт көне булып яши. Бу көн — батырларны искә алу, тарихны барлау һәм нәтиҗәләр ясау көне.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International