14.02.2019 көнне «Агробизнеска кадрларны яңача әзерләү татар институты» базасында Татарстан Республикасы Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең 2018 елгы эш йомгакларына багышланган коллегия утырышы булды. Коллегия эшендә Татарстан Республикасы буенча Россия ГТХМ Кече суднолар буенча дәүләт инспекциясе башлыгы – баш дәүләт инспекторы Юрий Венедиктов, Татарстан Республикасы буенча ЭЭМ ЮХИДИ техник күзәтчелек бүлеге башлыгы урынбасары Дамир Хәмидуллин, дәүләт техник күзәтчелек буенча территориаль бүлекләрнең баш дәүләт инженер-инспекторлары катнашты.
Коллегия утырышында Татарстан Республикасы Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең эшенә тулаем алганда да, районнардагы һәм шәһәрләрдәге бүлекләр кисемендә дә анализ ясалды, техник карауларны уздыру, профилактика чараларын оештыру һәм уздыру эшенең сыйфаты анализланды.
Чарага йомгак ясап, Татарстан Республикасы Дәүләт техник күзәтчелек идарәсе башлыгы Радик Зыятдинов бүлекләр эшчәнлегендәге агымдагы мәсьәләләр турында сөйләде, 2019 елга бурычларны билгеләде һәм баш дәүләт инженер-инспекторлары: Саба муниципаль районы буенча дәүләт техник күзәтчелек бүлеге башлыгы Рөстәм Харисовка (I урын), Чистай шәһәре һәм Чистай муниципаль районы буенча дәүләт техник күзәтчелек бүлеге башлыгы Сергей Дудинга (II урын), Яшел Үзән шәһәре һәм Яшел Үзән муниципаль районы буенча дәүләт техник күзәтчелек бүлеге башлыгы Мансур Мөхәммәтҗановка (III урын) үз вазыйфаларын намус белән үтәгәннәре өчен ведомство бүләкләрен тапшырды.