"Дәүләт - ул без!"

2025 елның 13 декабре, шимбә

12 декабрь көнне Югары Симет мәдәният йортында китапханә белән берлектә "Дәүләт - ул без!" Россия Федерациясе Конституциясе көненә багышлап балалар белән әңгәмә үткәрелде. Ел саен 12 декабрьдә бөтен ил шушы мөһим дәүләт бәйрәмен билгеләп үтә. Конституция көне-Россиянең киләчәге кадерле булган, аның тарихы һәм казанышлары белән горурланган барлык гражданнарны берләштерә торган бәйрәм ул. Мәгълүмат сәгате кысаларында балалар заманча Конституциянең барлыкка килү тарихын искә төшереп кенә калмадылар, Россия гражданының хокукларын һәм бурычларын да җентекләп тикшерделәр. Катнашучылар һәркемнең тормышына йогынты ясый торган дәүләт карарларының ничек кабул ителүе, үзара ихтирамга һәм татулыкка нигезләнгән җәмгыять төзүнең мөһимлеге турында фикер алыштылар. Аннары рәсемнәрне буядылар. Чара балаларыбызның гражданлык позициясен һәм хокукый аңын формалаштыруда мөһим адым булды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International