“Югары Утар психик тайпылышлары булган гражданнар өчен балалар интернат- йорты” дәүләт казна учреждениесендә “Россия Федерациясе Конституциясе көне” дип исемләнгән чара

2025 елның 12 декабре, җомга

 12 нче декабрь безнең ил үзенчәлекле бәйрәм - Конституция көнен билгеләп үтә. Шушы мөһим дата уңаеннан безнең балалар йортында, барлык төркемнәрдә танып белү чарасы: "Россия Федерациясе Конституциясе"көне үткәрелде.

  Максат:дәүләт законнары мөһимлеген формалаштыру. Башта тәрбиячеләр Конституция турында төшенчә белән таныштырдылар, илнең һәр гражданинының хокуклары һәм бурычлары турында сөйләделәр. Россия Федерациясе гимнын тыңладылар. Ахырда "Россия турында кем яхшырак белә ?" дигән викторина уздырдылар. Чара бик мавыктыргыч булды, барысы да канәгать калдылар. Россия Федерациясе Конституциясе көне белән тәбриклибез!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International