“Туган илне сакларбыз!” дип аталган конкурс

2019 елның 20 феврале, чәршәмбе

18 февраль көнне, патриотик ай кысаларында, Кече Шыңар мәдәният йорты хезмәткәрләре “Туган илне сакларбыз!” дип аталган конкурс үткәрделәр. Малайлар һәм кызла бер – берсен сәламләгәннән соң төрле ярыш – конкурсларда көч сынаштылар: патриотик җырлар һәм “Моряк” биюе башкардылар; “штормга эләктеләр”; иртәнге аш әзерләделәр, сорауларга җаваплар таптылар. Чара бик күңелле һәм җанлы узды, катнашучыларга истәлек бүләкләре тапшырдык.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International