2019 елның 16 февралендә гаскәрләрне Әфганстаннан чыгаруга 30 ел тулу уңаеннан волейбол турниры узды.
Турнирда Саба муниципаль районының 10 командасы катнашты. Турнирны ачу тантанасында хөрмәтле кунаклар катнаштылар: Саба муниципаль районы башлыгы урынбасары Закирзянов Расих Рәхимҗан улы;
Саба муниципаль районы волейбол федерациясе рәисе, шулай ук 1981 елдан 1983 елга кадәр Әфганстанда сугышчан хәрәкәтләр ветераны Вәлиев Фәнис Таһир улы;
Әфганстандагы сугыш ветераннарының Саба район оешмасы рәисе һәм 1982-1983 елларда Әфганстанда сугышчан хәрәкәтләр ветераны Әхмәтшин Илшат Зиннур улы.
Татарстан Республикасы Саба муниципаль районының Яшьләр эшләре һәм спорт бүлеге җитәкчесе-Гарипов Ирек Рамазан улы.
Татарстан Республикасы Саба һәм Теләче районнары хәрби комиссары-Закиров Фәнис Фәрит улы.
Тантаналы ачылыштан соң барлык командалар да веноклар куюга киттеләр һәм һәлак булган егетләр истәлегенә бер минут тынлык белән искә алдылар.
Барлык командалар да 3 төркемгә бүленде, төркемнәрендә җиңүчеләр турнирның финал өлешенә уздылар. Киеренке көрәштә урыннар түбәндәгечә бүленде:
1 урын - Саба аграр көллияте.
2 урын - Симет
3 урын - Тимершык
Турнирның иң яхшы уенчылары:
Байрамов Инсаф (Тимершык)
Ибраев Аяз (Саба аграр көллияте)
Гарифуллин Рәмис (Симет)
Барлык призерлар һәм иң яхшы уенчылар грамота һәм акчалата призлар белән бүләкләнде, ә җиңүче команда кубок белән дә бүләкләнде.