13 нче февральда «Тургай» приютында консилиум үткәрелде. Балаларнын приютта булу вакыты чикле булганлыктан, белгечләр алдында кыска вакыт эчендә баланы кризис халәтеннән чыгару, укуга тарту, эшкә өйрәтү, дәвалауны оештыру, аның киләчәген билгеләү кебек катлаулы бурыч тора. Шуңа да приютта педагогик-психологик консилиумнар үткәрү мөһим.