«Гомер өчен рәхмәт!»

2025 елның 23 декабре, сишәмбе

22 декабрьдә илебездә ата-аналарга «Гомер өчен рәхмәт!» дигән Бөтенроссия рәхмәт бәйрәме билгеләп үтелә. МБМБУ Саба 1 нче «Шатлык» балалар бакчасында тәрбияләнүчеләр акциядә актив катнаштылар. Балалар әти-әниләренә рәхмәтләрен белдерделәр, «Гомер өчен рәхмәт!»  дигән открыткалар әзерләделәр. Бәйрәмнең максаты-яшьләрне ата-аналарны хөрмәт итү рухында тәрбияләү, гомер бүләк иткән өчен рәхмәт хисе,  тормышка мәхәббәт тәрбияләү, гаилә кыйммәтләрен ныгыту. Кадерле әти-әниләр, искиткеч бәйрәм белән котлыйбыз! Балаларыгызның тормышын бәхетле итү өчен куйган мәхәббәт һәм кайгыртучанлык, тәрбия һәм тырышлыкларыгыз өчен рәхмәт сүзләрен кабул итегез.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International