Халыкара гаилә көненә Шәмәрдән авыл китапханәсе Шәмәрдән лицее укучылары өчен «Семья в жизни человека» исемле аралашу сәгате үткәрде.
2025 елның 15 маенда Иштуган урта мәктәбенең яшь йолдызчыклары – Ахмадуллина Алия, Габдулова Иделия һәм Макарова Алисә – XXII республика күләмендә үткәрелүче Казан шәһәрендәге Кирилл-Мефодий яшүсмерләр фәнни укуларында катнаштылар.
15 май көнне Саба район китапханәсендә “Өлкәннәр” клуб берләшмәсе өчен якташ язучыбыз Мәгъсүм Хуҗин тууга 95 ел тулу уңаеннан “Тенекинең талантлы улы” дип исемләнгән әдәби сәгать үткәрелде. Татар әдәбиятында тирән эз калдырган могтәбәр язучыбыз хикәяләр язу остасы иде.ТР Мәдәният министрлыгы һәм Татарстан язучылар берлегенең Фатих Хөсни исемендәге әдәби премиясенә каләмдәшләре арасыннан аның иң беренче лаек булуы – шуңа нигезле бер дәлил. Мәгъсүм ага туган җирен беркайчан да хәтереннән чыгармаган: Саба ягына, туган авылына еш кайтып, кадерле якташлары белән һәрдаим күрешеп, очрашып торган, язарына илһам алган. Ул Сабага нисбәтле тарихи-документаль китаплар язды, авыл кешеләренә дан җырлаган бихисап чәчмә әсәрләр иҗат итте.
Бөек Җиңү көненә багышланган җиңел атлетика йөгерешендә Финанс-бюджет палатасы белгече Эльмира Валеева да катнашты. 3 км.дистанцияне уңышлы үтеп, ул 3нче урынга лаек булды.
15 майда бөтен дөньяда Халыкара гаилә көне билгеләп үтелә.
Гаилә-безнең һәрберебез өчен иң мөһиме. Гаилә ул-якыннарыбыз һәм туганнарыбыз, кемгә игелек һәм бәхет телибез, кемнәрдән үрнәк алабыз, кемнәр турында кайгыртабыз. Бу раслау беркайчан да югалмаячак. Без нәкъ менә гаиләдә мәхәббәт, кайгырту һәм хөрмәт, җаваплылык тәрбияләргә өйрәнәбез.
Халыкара гаилә көне уңаеннан Лесхоз интернат-йортында яшәүче гайлә парлары бергәләп стена газетасы чыгардылар һәм бер-берсен бәйрәм белән котладылар.
Финанс-бюджет палатасының бүлек җитәкчесе Гөлнара Заһидуллина исәп-хисап эшләрендәге яңалыклар буенча үткәрелгән республика семинарында катнашты. Семинар барышында кызыклы һәм актуаль темалар күтәрелде. Бухгалтерлык исәбенең электрон документларының унификацияләнгән формалары буенча, шулай ук эчке контроль һәм аудит үткәрү өчен мәгълүмат чыганагы буларак дәүләт һәм муниципаль учреждениеләрнең хисаплылыгы буенча да сөйләшү алып барылды.
Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органы хезмәткәре Саба муниципаль районының «Балкыш» КАОДА әлеге үзәктә ял итүчеләр һәм дәваланучылар өчен чара үткәрде. Чараның максаты кулланучылар хокукларын яклау өлкәсендә хокукый мәгълүмат җиткерү иде.
Автоном коммерцияле булмаган «Балкыш»-(Сияние) тернәкләндерү үзәгендә ,социаль – юридик хезмәт күрсәтү кысаларында, Саба муниципаль районының Социаль фонды белгечләре һәм контроль-инспекция бүлеге консультанты Фәрхуллин Рөстәм Рәис улы белән очрашу булды.