“Ямьле Саба” яр буена эскурсия

2025 елның 15 мае, пәнҗешәмбе

Кече яшьтән балаларны туган як табигате белән таныштыруга зур игътибар бирелә. Туган төбәгебезнең чишмәләре белән таныштыру максатыннан МБМБУ Саба 1нче “Шатлык” балалар бакчасының уртанчылар, зурлар төркеме балалары белән “Ямьле Саба” яр буена экскурсия оештырылды. «Чишмә – табигать күрке» исемендә әңгәмә барышында  балалар Ягүр (Егор), Келтер,  Кәли  һ.б.  чишмәләренең  барлыкка килү тарихы белән таныштылар. Чишмәләрнең Саба халкы, килгән кунаклар  өчен  күп еллар инде саф, салкын су чыгынагы булып торганына төшенделәр. Балаларга туган якның  табигый сулыкларын сакларга, аларны пычратмаска кирәклеге турында аңлату эше алып барылды. Чөнки – су яшәү чыганагы, сусыз тормыш юк. Чишмә – чисталык, сафлык, пакьлек билгесе икәне искәртелде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International