Киләчәк йолдызлары - Татарстан Республикасының яшь талантлары фәне, туган якны өйрәнүе һәм әдәбияты

2025 елның 15 мае, пәнҗешәмбе

2025 елның 15 маенда Иштуган урта мәктәбенең яшь йолдызчыклары – Ахмадуллина Алия, Габдулова Иделия һәм Макарова Алисә – XXII республика күләмендә үткәрелүче Казан шәһәрендәге Кирилл-Мефодий яшүсмерләр фәнни укуларында катнаштылар. "Туган якны өйрәнү һәм этнология", "Әдәби иҗат" секцияләрендә укучылар үз эшләрен тәкъдим иттеләр. "Татарстан Республикасында дәүләт милли сәясәтен гамәлгә ашыру" дәүләт программасы кысаларында уздырыла торган әлеге мөһим чарада районыбыз данын якладылар. Әлеге укулар елдан-ел Татарстанның барлык почмакларыннан талантлы яшьләрне җыя.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International