Халыкара гаилә көненә Шәмәрдән авыл китапханәсе Шәмәрдән лицее укучылары өчен «Семья в жизни человека» исемле аралашу сәгате үткәрде. Китапханәче бәйрәм турында сөйләде, мәкальләр, әйтемнәр, гаилә һәм гаилә кыйммәтләре турындагы яңа китаплар белән таныштырды.
Балалар исә үз гаиләләре, гаилә традицияләре турында сөйләделәр, алар карашынча, бу гаиләнең барлык әгъзаларын берләштерә. Хушлашканда китапханәче чарада катнашучыларга өй учагының җылысын беркайчан да сүндермәвен, гаиләләре белән горурлануларын, аның намусын саклауларын теләде.