Лесхоз интернат- йортында халыкара гаилә көне

2025 елның 15 мае, пәнҗешәмбе

15 майда бөтен дөньяда Халыкара гаилә көне билгеләп үтелә.

Гаилә-безнең һәрберебез өчен иң мөһиме. Гаилә ул-якыннарыбыз һәм туганнарыбыз, кемгә игелек һәм бәхет телибез, кемнәрдән үрнәк алабыз, кемнәр турында кайгыртабыз. Бу раслау беркайчан да югалмаячак. Без нәкъ менә гаиләдә мәхәббәт, кайгырту һәм хөрмәт, җаваплылык тәрбияләргә өйрәнәбез.

Халыкара гаилә көне уңаеннан Лесхоз интернат-йортында яшәүче гайлә парлары бергәләп стена газетасы чыгардылар һәм бер-берсен бәйрәм белән котладылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International