15 май көнне Саба район китапханәсендә “Өлкәннәр” клуб берләшмәсе өчен якташ язучыбыз Мәгъсүм Хуҗин тууга 95 ел тулу уңаеннан “Тенекинең талантлы улы” дип исемләнгән әдәби сәгать үткәрелде. Татар әдәбиятында тирән эз калдырган могтәбәр язучыбыз хикәяләр язу остасы иде.ТР Мәдәният министрлыгы һәм Татарстан язучылар берлегенең Фатих Хөсни исемендәге әдәби премиясенә каләмдәшләре арасыннан аның иң беренче лаек булуы – шуңа нигезле бер дәлил. Мәгъсүм ага туган җирен беркайчан да хәтереннән чыгармаган: Саба ягына, туган авылына еш кайтып, кадерле якташлары белән һәрдаим күрешеп, очрашып торган, язарына илһам алган. Ул Сабага нисбәтле тарихи-документаль китаплар язды, авыл кешеләренә дан җырлаган бихисап чәчмә әсәрләр иҗат итте.