ЯҢАЛЫКЛАР


11
июнь, 2025 ел
чәршәмбе

Сабаның 4нче номерлы «Кынгырау» балалар бакчасында тәрбияләнүче балалар Башкарма комитетының архив бүлеге эше белән таныштылар.

Хөрмәтле гражданнар! «Татарстан Республикасы Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне мониторинглау идарәсе " фдбудан:

Консультация-метеорологик күренешләрнең интенсивлыгы турында кисәтү

18 сәгатьтән. 11 июньдә 18 сәгатькә кадәр. 2025 елның 12 июне

2025 елның 11 июнендә кич, 12 июнендә төнлә һәм көндез Татарстан Республикасы территориясендә урыны белән яшенле яңгыр, кыска вакытлы җилнең көчәюе секундына 15-20 метрга кадәр, көндез локаль боз көтелә.

11 июнь көнне Әхмәт хәзрәт Лесхоз интернат-йортында булды. Социаль хезмәтләр алучылар белән Корбан бәйрәменә багышланган чара уздырылды. Хәйрия ярдәменә  дога укылды. Чара чын күңелдән чәй эчү һәм корбан ите белән сыйлану белән тәмамланды.

Тэги: Лесхоз картлар һәм инвалидлар йорты ОСЗ

8 нче июнь көнне Мичән авыл җирлегендә татар халкының милли бәйрәме Сабантуй гөрләп узды. Хезмәт алдынгыларын бүләкләү, өлкәннәр һәм балалар өчен милли һәм мавыктыргыч уеннар, авыл халкының концерты, көрәш, спорт уеннары (аркан тарту, гер спорты, әтәч тоту, еракка итек ату, утын кисү, олы капчыкта парлап ярышу, җәйге чаңгыда узышу, су ташу, чүлмәк вату, таяк тартышу, кул көрәше, капчык сугышы, волейбол), артистлар чыгышы булды.  

Тэги: Мичән авыл җирлеге

Саба туган якны өйрәнү музеенда «Мирас» туган якны өйрәнү клубының чираттагы утырышы оештырылды. "Тарих йөзләрдә" тарихи сәгате үткәрелде. Утырыш барышында сугыш елларыннан соң Саба районының җитәкче вазыйфасы затларын искә алдылар. Шулай ук легендар очучы - герой Алексей Маресьев тарихы да күтәрелде.

Тэги: Мәдәният бүлеге

12 июньдә илебезнең төп дәүләт бәйрәме - Россия көне билгеләп үтелә. "Россия триколоры" акциясе әлеге бәйрәм хөрмәтенә яхшы традициягә әйләнде. Туган илебезнең бүгенгесе һәм киләчәге, Ватаныбызның язмышы һәркемгә, безнең хезмәтебезгә, гражданлык җаваплылыгына бәйле. Россия көне бөек илебез, аның тарихы, ватандашларыбыз казанышлары белән горурланучыларны берләштерә. Саба районы «Балкыш» халыкка комплекслы социаль ярдәм күрсәтү үзәгенең гаилә һәм балалар белән эшләү бүлекчәсе белгечләре Саба гимназиясенең Беренчелэре белән берлектә бу традициядән читтә калмады һәм Байлар Сабасы бистәсендә яшәүчеләргә триколор тасмасы өләштеләр һәм якынлашып килүче бәйрәм белән котладылар.

Тэги: Саба районы «Балкыш» халыкка социаль хезмәт күрсәтү узәге ОСЗ МТЗ и СЗ РТ в Сабинском муниципальном районе Саба районы

Югары Шытсу авылында Сабантуй бәйрәме гөрләп узды. Бәйрәм чарасы  баларның чыгышы белән башланып китте. Җитәкчеләрнең котлау сүзләреннән соң, милли һәм спорт уеннары башланып китте. Үзенчәлек буларак мотоблок ярышы үткәрелде. Җиңүчегә яңа мотоблок тапшырылды. Сабантуйның көрәш буенча төп батыры булып Мусин Илсур танылды. 

Тэги: Түбән Шытсу авыл җирлеге

Түбән Шытсу авыл җирлеге район Сабантуенда җигүле атлар парадында катнашты. 

Тэги: Түбән Шытсу авыл җирлеге

12 июньдә илебез дәүләт бәйрәмен — Россия көнен билгеләп үтә. Бу зур патриотик бәйрәм, милли бердәмлек һәм гражданлык дөньясы символы. Шушы бәйрәм уңаеннан Саба районы “Балкыш” халыкка комплекслы социаль ярдәм күрсәтү үзәгенең гаилә һәм балалар белән эшләү бүлекчәсе  белгечләре  балигъ булмаган балалар белән "Россия - минем Ватаным!" дип исемләнгән чара үткәрделәр. Әлеге чараны үткәрүнең максаты: үз Ватаныңа, илнең дәүләт символларына карата горурлык һәм хөрмәт хисләре тәрбияләү; Россия көненә аппликация эшләү; бәйрәм кәефе булдыру. Бәйрәм ахырында Россия көне символы буларак- истәлекле бүләкләр бирелде.

Тэги: Саба районы «Балкыш» халыкка социаль хезмәт күрсәтү узәге ОСЗ МТЗиСЗ РТ в Сабинском муницупальном районе Саба районы

Россия көне уңаеннан, районыбызның 14 яше тулган 11 укучысына, Алдынгылар хәрәкәтенең “Без Рәсәй гражданнары” проекты кысаларында, паспорт тапшыру тантанасы үтте. 


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International