Сабаның 4нче номерлы «Кынгырау» балалар бакчасында тәрбияләнүче балалар Башкарма комитетының архив бүлеге эше белән таныштылар.
Балар очен бу мавыктыргыч сәяхәт булып чыкты. Экскурсиядә балаларга архивның нәрсә икәнен аңларга мөмкинлек бирделәр. Ул ни өчен кирәк, һәм нигә бу документларны сакларга.
Меңләгән архив эшләрен сыйдыра торган архивсаклагычның үзендә булу һәм документларны цифрлаштыру балаларда зур кызыксыну уятты.
Архивка бару - ул яңа тәэсирләр, гадәти шартлардан чыгу, дөньяга карашны киңәйтү һәм үз төбәгеңнең тарихи вакыйгалары турында файдалы мәгълүмат алу ысулы.