Россия көне уңаеннан, районыбызның 14 яше тулган 11 укучысына, Алдынгылар хәрәкәтенең “Без Рәсәй гражданнары” проекты кысаларында, паспорт тапшыру тантанасы үтте.

2025 елның 11 июне, чәршәмбе

Россия көне уңаеннан, районыбызның 14 яше тулган 11 укучысына, Алдынгылар хәрәкәтенең “Без Рәсәй гражданнары” проекты кысаларында, паспорт тапшыру тантанасы үтте. Балаларга паспорт белән бергә шулай ук дәүләтнең төп законы — Россия Федерациясе Конституциясе тапшырдылар. 

Тантаналы чарада Саба муниципаль районы Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Марат Кәримов, РФнең эчке эшләр министрлыгының Саба районы буенча миграция мәсьәләре бүлекчәсе җитәкчесе вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Адилә Гаязова, Саба районы башкарма комитетының ЗАГС бүлеге җитәкчесе  Миләүшә Вакказова, Саба районы "Алдынгылар" хәрәкәте җирле бүлекчәсе җитәкчесе Илнар Хаҗиев, "Яшьлек" яшьләр үзәге директоры Делюс Закиров, махсус хәрби операция зонасына 48 тапкыр гуманитар ярдәм илткән райондашыбыз Җәмил Янгучин, махсус хәрби операция ветераны, өлкән сержант Зөлфәт Насыйров катнаштылар. Тантана барышында яшь Рәсәй гражданнарына истэлекле бүләкләр тапшырылды, олы тормыш юлына чакырып изге теләкләр яңгырады.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International