"Россия триколоры" акциясе

2025 елның 11 июне, чәршәмбе

12 июньдә илебезнең төп дәүләт бәйрәме - Россия көне билгеләп үтелә. "Россия триколоры" акциясе әлеге бәйрәм хөрмәтенә яхшы традициягә әйләнде. Туган илебезнең бүгенгесе һәм киләчәге, Ватаныбызның язмышы һәркемгә, безнең хезмәтебезгә, гражданлык җаваплылыгына бәйле. Россия көне бөек илебез, аның тарихы, ватандашларыбыз казанышлары белән горурланучыларны берләштерә. Саба районы «Балкыш» халыкка комплекслы социаль ярдәм күрсәтү үзәгенең гаилә һәм балалар белән эшләү бүлекчәсе белгечләре Саба гимназиясенең Беренчелэре белән берлектә бу традициядән читтә калмады һәм Байлар Сабасы бистәсендә яшәүчеләргә триколор тасмасы өләштеләр һәм якынлашып килүче бәйрәм белән котладылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International