Югары Шытсу авылында Сабантуй бәйрәме гөрләп узды. Бәйрәм чарасы баларның чыгышы белән башланып китте. Җитәкчеләрнең котлау сүзләреннән соң, милли һәм спорт уеннары башланып китте. Үзенчәлек буларак мотоблок ярышы үткәрелде. Җиңүчегә яңа мотоблок тапшырылды. Сабантуйның көрәш буенча төп батыры булып Мусин Илсур танылды.