8 июнь көнне Мичән авыл җирлегендә милли бәйрәм - Сабантуй бәйрәме узды!

2025 елның 11 июне, чәршәмбе

8 нче июнь көнне Мичән авыл җирлегендә татар халкының милли бәйрәме Сабантуй гөрләп узды. Хезмәт алдынгыларын бүләкләү, өлкәннәр һәм балалар өчен милли һәм мавыктыргыч уеннар, авыл халкының концерты, көрәш, спорт уеннары (аркан тарту, гер спорты, әтәч тоту, еракка итек ату, утын кисү, олы капчыкта парлап ярышу, җәйге чаңгыда узышу, су ташу, чүлмәк вату, таяк тартышу, кул көрәше, капчык сугышы, волейбол), артистлар чыгышы булды.  Бәйрәмнең махсус кунагы Алинә Сафиуллина үзенең матур җырлары белән чыгыш ясады, Язнур Фатыйхов, Айнур Гәрәев үзләренең матур җырларын бүләк иттеләр, бәйрәмне күңелле итеп алып баруда үз өлешләрен керттеләр. Сабантуйның алып баручысы Искәндәр Заһидуллин уеннарны югары дәрәҗәдә күңелле итеп оештырды. Авыл халкы һәм кайткан кунаклар исеменнән рәхмәтебезне җиткерәбез!  Халык бәйрәмнән бик канәгать булып таралды. Татарча көрәштә абсолют батыр булып Яңа Мичән авылыннан Айнур Мубараков калды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International