ЯҢАЛЫКЛАР


9
июль, 2025 ел
чәршәмбе

Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көненә багышланган бәйрәм уңаеннан Югары Симет мәдәният йорты хезмәткәрләре «Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык» исемле гаиләләр өчен ял кичәсе үткәрделәр.

Тэги: Югары Симет авыл җирлеге

8
июль, 2025 ел
сишәмбе

Мичән авылы җирлегендә үзләренең туган якларына тугры калып,  ныклы матур гаилә корып яшәүче үрнәк гаиләләребез бик куп. Буген район башлыгы Минниханов Рәис Нургалиевич Иске Мичән авылы Низамеевлар гаиләсенә "Мәхәббәт һәм тугрылык" медале, олы бүләк һәм чәчәкләр тапшырды. Бүләктән балалар да читтә калмады.

Тэги: Мичән авыл җирлеге

Авыл көне-авылдашларыбызның зур гаиләсе өчен күңелле һәм якты тантана, ул дусларыбыз, якыннарыбыз белән матур вакыт үткәрергә мөмкинлек бирә.

05 июль көнне Сабабаш авыл клубы хезмәткәре Килдебәк китапханәчесе һәм авыл яшьләре белән берлектә җырлы биюле авылдашлар очрашуы уздырды. Бу бәйрәмгә кайчандыр шушы авылда туган һәм чит җирләрдә яшәүче якташлар җыелды. Авыл халкын бәйрәмебез кунакларын: Мишә авыл җирлеге башлыгы А.Х. Гатиятуллин котлады, гадәттәгечә, бу көнне юбилярларны, яшь парларны, яңа туган сабыйларны хөрмәтләделәр, әлбәттә, махсус хәрби операциядә катнашучы авылдашларны игътибардан читтә калдырмадылар. Батыр егетләребезгә исән – сау әйләнеп кайтырга, ә әти-әниләренә көч, сабырлык һәм сәламәтлек теләделәр.

Бәйрәм тамашасы күңелле уеннар, җырлар, дәртле биюләр белән үрелеп барды. Халык җырлады һәм биеде, уеннарда актив катнашты. Авылдашларның бу очрашуы авыл халкын киләчәктә бергә яшәргә рухландыра, дуслык күперләрен ныгыта.

Концерт программасында Ике басу Арташ мәдәният йорты хезмәткәрләре һәм авыл кунаклары катнашты.

Безнең авылда барысы да бәхетле һәм тату яшәсен, авылыбыз чәчәк атсын дигән теләктә саубуллаштык.

Тэги: Мишә авыл җирлеге

8 июль- «Гаилә, мәхәббәт, тугрылык көне”

Тэги: Саба шәһәр җирлеге

Ел саен 8 июльдә илебездә Бөтенроссия Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көне билгеләп үтелә. Беренче тапкыр ул Гаилә елы дип игълан ителгән 2008 елда билгеләп үтелде.

8 июль көнне   Саба районы “Балкыш” халыкка комплекслы социаль ярдәм күрсәтү үзәге белгечләре Саба туган якны өйрәнү музеенда  социаль хезмәтләрдән файдаланучы балалы гаиләләр өчен на балалы гаиләләр өчен экскурсия оештырдылар. Музейда булып, балалар үткәнне, бүгенге көнне күрделәр, районыбызның киләчәгенә сәяхәт кылдылар. Тарихыбыз белән яңа компьютер технологияләре, хәзерге заман күзлегеннән таныштылар.

Тэги: Саба районы «Балкыш» халыкка социаль хезмәт күрсәтү узәге ОСЗ МТЗиСЗ РТ в Сабинском муницупальном районе Саба районы

Юбилярны Саба муниципаль районында Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау бүлеге җитәкчесе Л .Н.Гайнетдинова, Мишә авыл җирлеге башлыгы А.Х. Гатиятуллин,  «Ләйсән» балалар бакчасы мөдире вазыйфасын башкаручы һәм якыннары.

Тэги: Мишә авыл җирлеге

Ел саен 8 июльдә Россиядә Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көне билгеләп үтелә. Россиялеләр изге кенәз Петр һәм аның хатыны Февронияне искә алалар, алар ирле-хатынлы бәхетнең яклаучылары булып санала.

Роспотребнадзор бөтенроссия кайнар линиясен ачты, аның кысаларында Хезмәт белгечләре гражданнарның түләүле белем бирү хезмәтләре темасына багышланган сорауларына җавап бирәчәкләр: шартнамәләр төзү һәм өзү тәртибе, акчаларны түләү һәм кире кайтару. Тематик консультация 7 июльдән 18 июльгә кадәр узачак.

8 нче июль –гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көне уңаеннан, “Яшьлек”  яшьләр үзәге, районыбыз гаиләләре белән спорт һәм күңел ачу чарасы үткәрде.

Татарстан Республикасы территориясендә метеорологик күренешләрнең интенсивлыгы турында Консультация-кисәтү


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International