Мичән авылы җирлегендә үзләренең туганякларына тугры калып, ныклы матур гаилә корып яшәүче үрнәк гаиләләребез бик куп. Буген район башлыгы Минниханов Рәис Нургалиевич Иске Мичән авылы Низамеевлар гаиләсенә "Мәхәббәт һәм тугрылык" медале, олы бүләк һәм чәчәкләр тапшырды. Бүләктән балалар да читтә калмады.
Бәйрәмне авыл җирлеге башлыгы Гараев А.Аачып җибәрде. Ул : «Гаилә – һәр кеше тормышындагы иң мөһиме. Анда без көч һәм илһам, терәк һәм кайгырту алабыз, кайвакыт якыннарыбыз өчен булмастайны даэшлибез. Барыгызны да бәйрәм белән ихлас тәбриклим!”-диде.
Низамеевлар 40 елдан артык бәхетле никахта торалар. Гаилә башлыгы Гыйлемхан Әсретдин улы 37 ел механизатор, тормыш иптәше АльмираФахрислам кызы озак еллар терлекчелектә эшләде. Бүгенге көндә икесе дә лаеклы ялда. ООО Сабаның Мичән филиалы җитәкчесе Шаймарданов Р.Р аларга истәлекле бүләктапшырды. Шулай ук Миңгәр төзелеш оешмасы җитәкчесе Аскаров И. Г да аларны шушы вакыйга белән котлап бүләк тапшырды.
Низамеевлар өч бала тәрбияләп үстерәләр.Балаларының икесе әти –әнисе үрнәгендә авылда торып калалар. Иң олы уллары Ильнар махсус хәрби операциядә хезмәт итә. Уртанчы кызлары Илүзәтерлекчелектә эшләде, 3 малай үстерәләр, дүртенчесенә кыз көтәләр. Кече уллары Динар Кукмарада яши. Медаль тапшыру тантанасы оешкан төстә үтте.