Бөтенроссия Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көне

2025 елның 8 июле, сишәмбе

Ел саен 8 июльдә илебездә Бөтенроссия Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көне билгеләп үтелә. Беренче тапкыр ул Гаилә елы дип игълан ителгән 2008 елда билгеләп үтелде.

8 июль көнне   Саба районы “Балкыш” халыкка комплекслы социаль ярдәм күрсәтү үзәге белгечләре Саба туган якны өйрәнү музеенда  социаль хезмәтләрдән файдаланучы балалы гаиләләр өчен на балалы гаиләләр өчен экскурсия оештырдылар. Музейда булып, балалар үткәнне, бүгенге көнне күрделәр, районыбызның киләчәгенә сәяхәт кылдылар. Тарихыбыз белән яңа компьютер технологияләре, хәзерге заман күзлегеннән таныштылар.

Шулай ук туган якны өйрәнү музее хезмәткәрләре агач савытларга рәсем ясау буенча мастер-класс үткәрделәр. Балалар бизәкләрне кызыксынып карадылар, агач эшләнмәләрен бизәү ысуллары турында белделәр.

 Әлеге экскурсиядән әти- әниләр һәм балалар үзләренә бик күп кызыклы һәм кирәкле мәгълүмат алдылар. Оештырылган сәяхәттән бик кәнагать калдылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International