«Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык»

2025 елның 9 июле, чәршәмбе

Гаилә-ул көч бирүче. Мәхәббәт-ул безнең йөрәкләрне җылытучы. Тугрылык-ул могҗизаларга, яраткан һәм якын кешегә тулысынча ышанырга мәҗбүр итә торган әйбер. Мәхәббәт һәм тугрылык белән тулы гаиләгез булса, сез дөньяда иң бәхетле һәм иң бай кеше.

Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көненә багышланган бәйрәм уңаеннан Югары Симет мәдәният йорты хезмәткәрләре «Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык» исемле гаиләләр өчен ял кичәсе үткәрделәр. Чара гаиләнең әһәмияте турында әңгәмәдән башланды. Җыелышта катнашучылар үзләренең якыннары турында сөйләделәр, тормыштагы хәлләрне искә төшерделәр һәм өйдәге җылылыкның, туганнарының кайгыртуының һәм ярдәм итүенең үзләре өчен нинди әһәмияткә ия булуы турында уйландылар. Аннан соң кунаклар программаның күңел ачу өлешендә, берничә конкурста катнаштылар: «Гаилә ярышы», «Музыка батлы «Музыка безне бәйләде», «Иң матур портрет». Бәйрәмдә катнашучыларның барысы да уңай хисләр, матур кәеф һәм истәлекле бүләкләр алды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International