Ел саен 8 июль көнне табигатьнең иң гүзәл, чәчәккә төренгән чорында гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көнен билгеләп үтелә. Әлеге бәйрәм уңаеннан, “Кыңгырау” балалар бакчасының зурлар һәм мәктәпкә әзерлек төркеме балалары гаилә турында шигырьләр тыңладылар “Минем гаиләм-минем шатлыгым” дип исемләнгән конкурста үзләренең гаиләләре турында кыскача гына сөйләп үттеләр. Аларны ничек яратуларын билгеләп зурлар төркеме балалары йөрәк формасын ясадылар, ә мәктәпкә әзерлек төркеме балалары йөрәк формасын кисеп,буядылар. Аннан балалар “Гаилә паркына “ барып күңел ачтылар.