23нче май көнне Байлар Сабасының «Олимп» стадионында мәктәп укучылары арасында җиңел атлетика ярышы үтте. 1-11нче сыйныф укучылары кыска һәм озын дистанцияләргә йөгерү, эстафета, озынлыкка сикерү буенча үзара көч сынаштылар. Ярыш нәтиҗәләре буенча гомумкоманда урыннары түбәндәгечә билгеләнде:
1-9нчы сыйныфлар арасында:
1 урын – Югары Симет урта мәктәбе
2 урын – Саба гимназиясе
3 урын - Саба урта мәктәбе
1-11нче сыйныфлар арасында:
1 урын - Саба урта мәктәбе
2 урын - Эзмә урта мәктәбе
3 урын- Югары Симет урта мәктәбе
Җиңүчеләргә грамоталар һәм акчалата бүләкләр тапшырылды. Барыгызны да котлыйбыз!