ЯҢАЛЫКЛАР


7
июль, 2025 ел
дүшәмбе

7 июль көнне Эзмә авыл җирлегендә урнашкан Иләбәр авылының гүзәл Калатау итәгендә "Яшьлек" спорт үзәге тарафыннан Гаилә көне уңаеннан "Минем гаиләм - минем горурлыгым" дип исемләнгән чара уткәрде.

Тэги: Эзмә авыл җирлеге

1976 нчы елгы укучылар Тимершык урта мәктәбендә үзенчәлекле очрашу уздырдылар.

Тэги: Мәгариф идарәсе

   5 июльдә Саба районы Татарстан Республикасы Финанс министрлыгы һәм Татарстан Республикасы Финанс министрлыгының Казначылык Департаменты хезмәткәрләрен каршы алды.

Музейга экскурсия

Тэги: Саба шәһәр җирлеге

«Саба»җаваплылыгы чикләнгән җәмгыятенең Явлаштау бригадасында күпьеллык үләннәрдән терлек азыгы әзерләү эшләре бара.

Тэги: Явлаштау авыл җирлеге

Эндуро буенча Татарстан Республикасы Чемпионатының 3 нче этабы-"Урман сукмаклары"

Тэги: ОДМС

Бүген, 2025 елның 7 июлендә "Х.һәм А. Вәлиуллиннар исемендәге Саба балалар сәнгать мәктәбенең" рәсем бүлеге укучылары үзләренең укытучылары Газизова Гүзәл Равил кызы һәм Галиева Эльвира Раеф кызы белән чираттагы пленэр үткәрделәр. Дәрестә 33 укучы һәм 2 укытучы катнашты.

Укытучылар билгеләп үткәнчә, пленэр балаларга табигать белән аерым бәйләнешне тоярга мөмкинлек бирә. Саф һавада эшләгәндә алар яктылыкның һәм төсләрнең нечкә төсмерләрен күрергә һәм кәгазьдә тапшырырга өйрәнәләр. Бу бәяләп бетергесез тәҗрибә, аны сыйныф стеналарында табуы кыен.

Балалар сәнгать мәктәбенең җәйге пленэры барлык катнашучыларда якты һәм җылы истәлекләр калдыра, ә иҗат ителгән эшләр яшь рәссамнарның талантын һәм хезмәт сөючәнлеген раслый.

Тэги: Мәдәният бүлеге

Татарстан Республикасы территориясендә метеорологик күренешләрнең интенсивлыгы турында консультация -кисәтү

Тимершык авыл җирлеге буенча ремонт, төзекләндерү эшләре башкарылып тора. Тимершык авыл җирлегендә урнашкан уен майданчыкларына  щепа җәю эшләре булып узды.

Тэги: Тимершык авыл җирлеге ОКС

Җәй айлары очрашулар белән истә кала торган ел фасылы. Аеруча да уку йортларын тәмамлаучылар түгәрәк даталарны билгеләп үтә. 1976 нчы елгы укучылар Тимершык урта мәктәбендә үзенчәлекле очрашу уздырдылар. Мәктәпне 1993 елда тәмамлап, 32 елдан соң класс җитәкчеләре Сафина Әнисә Зиннәт кызын, Загидуллина Анна Филлип кызын чакырып мәктәп ишек алдына 11 төп туя агачы утырттылар. Бу яхшы фикерне уйлап чыгарып, тормышка ашыручыларга зур рәхмәт!

Тэги: Тимершык авыл җирлеге

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International