5 июльдә Саба районы Татарстан Республикасы Финанс министрлыгы һәм Татарстан Республикасы Финанс министрлыгының Казначылык Департаменты хезмәткәрләрен каршы алды. Чара дус-тату мөнәсәбәттә һәм күңелле узды. Кунаклар районыбызның инфраструктурасы һәм истәлекле урыннары белән таныштылар. «Сабантуй» ат спорты комплексында, Лесхоз бистәсенең селекция үзәгендә, Н.М.Минниханов исмендәге дендрология бакчасында, Лесхоз бистәсенең Кыңгыраулар һәм районның туган якны өйрәнү музеенда, Саба урта мәктәбендә, А.Каримуллин исемендәге үзәкләштерелгән китапханәдә, «Гаилә паркында», «Саба – арена» спорт мәктәбендә һәм Миңгәр авылында булдылар.
Кунаклар табигатебезнең матурлыгына, торак пунктларның чисталыгына, сабалыларның кунакчыл каршылауларына ихлас соклануларын белдерделәр.