5 нче июль көнне Кзыл-Мишә авылында яшәүче Шакирҗанова Рауза Нурый кызы 95 яшьлек юбилеен билгеләп үтте. Юбилярны Саба муниципаль районы социаль яклау идарәсе җитәкчесе Гайнутдинова Л.Н., Тимершык авыл җирлеге башлыгы Хаҗиев А.Х. һәм Татарстан Республикасында "Росгосстрах" филиалының Саба районындагы Байлар Сабасы шәһәр тибындагы бистәсендә агентлыкның иминият бүлеге җитәкчесе Нигмәтҗанов И.Н. котлап, бүләкләр тапшырдылар.
Бусагада Яңа уку елы. Яхшы билгеләр артыннан куганда онытмаска кирәк, яхшы өлгерешнең төп нигезе — бала сәламәтлеге.
5 июльдә Шәмәрдән авылының «Тулган ай» фольклор коллективы Яшел Үзән шәһәрендә узган «Иван Купала» республика славян мәдәнияте бәйрәмендә катнашты.
4 нче июль көнне Шәмәрдән мәдәният йорты белгече С.М. Фәтхуллина «Салават күпере» балалар бакчасының 1нче һәм 2нче әзерлек төркеме балалары өчен «Читаем детям о войне» дигән әдәби сәгать үткәрде.
3 нче июль көнне Шәмәрдән мәдәният йорты хезмәткәрләре Коммунальная урамында яшәүчеләр өчен «Бергә булыйк, күршеләр» дигән урам концерты оештырды, ул барлык яшьтәге кешеләр өчен дә чын бәйрәмгә әверелде.
Саба туган якны өйрәнү музее хезмәткәрләре агач эшләнмәләрне буяу буенча мастер-класс үткәрделәр. Укучылар күрсәтелгән үрнәкләрне зур кызыксыну белән карадылар, агач эшләнмәләрне буяу ысуллары белән таныштылар. Үз тормышында буялган агач кашыклар яки савытлар күрмәгән кеше юктыр, мөгаен. Агачка рәсем ясау сәнгать һөнәрләренең серләре белән якыннанрак танышырга мөмкинлек бирә, шулай ук кулларның эшчәнлеген, сизгерлеген арттыра. Әлеге эшләнмәләрне интерьер бизәге буларак та, бәйрәмгә бүләк итү өчен дә кулланырга мөмкин.
Консультация-Татарстан Республикасы территориясендә метеорологик күренешләрнең интенсивлыгы турында кисәтү
5 июля 2025г. в д. Два поля Арташ прошли открытые чемпионата Республики Татарстан эндуро "Лесные тропы" 3 этап. В котором участвовали 159 гонщиков Кировской области, Республики Марий Эл, Самарской области, Ханты-Мансийского автономного округа и Чувашской Республики, включая известных спортсменов, выступающих за клубы.
Участники Арташского СП показали хорошие результаты:
КЛАСС СЕРЕБРО: занял 1 место Салахиев Рафис
КЛАСС ЮНИОРЫ: занял 1 место Аглямзянов Амирхан
Первый раз была проведена открытая тренировка на квадр циклах.
2025 елның 5 июлендә Ике басу Арташ авылында " Лесные тропы " Ачык Татарстан чемпионаты 3 этап булып узды. Анда Киров өлкәсеннән, Марий Эл Республикасыннан, Самара өлкәсеннән, Ханты-Манси автономияле округыннан һәм Чуваш Республикасыннан 159 узышчы катнашты.
Арташ авыл җирлеге вәкилләре яхшы нәтиҗәләр күрсәттеләр:
Көмеш КЛАССЫНДА: 1 урынны Сәләхиев Рәфис алды
Юниорлар КЛАССЫНДА: 1 урынны Агләмҗанов Әмирхан алды
Беренче тапкыр квадр циклларда ачык күнегүләр үткәрелде
Хөрмәтле гражданнар! «Татарстан Республикасы Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне мониторинглау идарәсе " фдбудан:
Консультация-метеорологик күренешләрнең интенсивлыгы турында кисәтү
18 сәгатьтән. 5 июльдә 09 сәгатькә кадәр. 2025 елның 6 июле
Татарстан Республикасы территориясендә 5 июль кичендә, төнлә һәм 6 июль иртәсендә урыны белән көтелә:
• төнлә һәм иртән томан (Казанда да);
• төнлә яшенле яңгыр, кыска вакытлы җилнең көчәюе секундына 15-20 метрга җитә.