5 июльдә Шәмәрдән авылының «Тулган ай» фольклор коллективы Яшел Үзән шәһәрендә узган «Иван Купала» республика славян мәдәнияте бәйрәмендә катнашты. "Иван Купала" – Көнчыгыш славяннарның җәйге кояш торгынлыгына һәм табигатьнең иң югары чәчәк атуына багышланган халык бәйрәме. Бәйрәм традицион коену йолаларын – венок үрү, багу, учак аша сикерү йолаларын кабат тудыра. Бәйрәмдә шулай ук борынгы рус язуы, беләзек, венок үрү һәм оберег курчаклары ясау буенча мастер-класслар булган шәһәрчек тә күрсәтелде. «Тулган ай " коллективы төп сәхнәдә «Во поле береза стояла»җыры белән чыгыш ясады. Диплом белән бүләкләнделәр.