"Минем гаиләм - минем горурлыгым"

2025 елның 7 июле, дүшәмбе

7 июль көнне Эзмә авыл җирлегендә урнашкан Иләбәр авылының гүзәл Калатау итәгендә "Яшьлек" спорт үзәге тарафыннан Гаилә көне уңаеннан "Минем гаиләм - минем горурлыгым" дип исемләнгән чара уткәрде. Бу чарада 20 гаилә катнашты, алар килүгә фотозонада фотога тоштеләр, эстафеталарда катнаштылар, музыкага кушылып җырладылар, биеделәр, кыскасы рэхэтлэнеп ял иттеләр һәм соңыннан барлык катнашкан гаиләләргә диплом һәм истәлекле бүләкләр тапшырылды. Мондый уртак чаралар гаилә әгъзалары арасында эмоциональ бәйләнешне ныгытучы якты һәм истә калырлык мизгелләр тудыра. Шулай итеп, Гаилә көненә багышланган эстафета мавыктыргыч чара гына түгел, ә гаилә мөнәсәбәтләрен ныгытуга һәм гаилә кыйммәтләрен популярлаштыруга мөһим адым да булып тора.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International