Сабабашта Авыл көне

2025 елның 8 июле, сишәмбе

Авыл көне-авылдашларыбызның зур гаиләсе өчен күңелле һәм якты тантана, ул дусларыбыз, якыннарыбыз белән матур вакыт үткәрергә мөмкинлек бирә.

05 июль көнне Сабабаш авыл клубы хезмәткәре Килдебәк китапханәчесе һәм авыл яшьләре белән берлектә җырлы биюле авылдашлар очрашуы уздырды. Бу бәйрәмгә кайчандыр шушы авылда туган һәм чит җирләрдә яшәүче якташлар җыелды. Авыл халкын бәйрәмебез кунакларын: Мишә авыл җирлеге башлыгы А.Х. Гатиятуллин котлады, гадәттәгечә, бу көнне юбилярларны, яшь парларны, яңа туган сабыйларны хөрмәтләделәр, әлбәттә, махсус хәрби операциядә катнашучы авылдашларны игътибардан читтә калдырмадылар. Батыр егетләребезгә исән – сау әйләнеп кайтырга, ә әти-әниләренә көч, сабырлык һәм сәламәтлек теләделәр.

Бәйрәм тамашасы күңелле уеннар, җырлар, дәртле биюләр белән үрелеп барды. Халык җырлады һәм биеде, уеннарда актив катнашты. Авылдашларның бу очрашуы авыл халкын киләчәктә бергә яшәргә рухландыра, дуслык күперләрен ныгыта.

Концерт программасында Ике басу Арташ мәдәният йорты хезмәткәрләре һәм авыл кунаклары катнашты.

Безнең авылда барысы да бәхетле һәм тату яшәсен, авылыбыз чәчәк атсын дигән теләктә саубуллаштык.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International