8 нче июль –гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көне уңаеннан, “Яшьлек” яшьләр үзәге, районыбыз гаиләләре белән спорт һәм күңел ачу чарасы үткәрде.
Районыбызның иң күркәм, актив һәм сәламәт тормыш рәвеше алып барган яшь гаиләләре, 7 июль көнне, Иләбәр авылының Сабантуй мәйданчыгына җыелды. Бәйрәмгә килгән гаиләләр һәрберсе, иң элек, фотозонага кереп истәлек фотосына төштеләр. Күңелле стартларда гаиләләрнең бердәмлеген, дуслыгын, җитезлеген сынаучы уеннар оештырылган иде. Алар гаилә белән чаңгы шуу, зур ботинка киеп йөгерү, әтиләр гер күтәрү, әниләр скакалкада сикерү, кызлар һәм малайлар шулай ук аерым ярышларда катнаштылар.
Бәйрәм, килгән кунакларның моңлы җырлары белән үрелеп барды. Бәйгедә катнашучы Эльвира Нуруллина һәм махсус үзенең җырын бүләк итүче Зөлфәт Саматовны барысы да яратып тыңлады. Шулай ук гаиләләр арасында, аларның татар, рус һәм чит ил җырчыларының җырларын ни дәрәҗәдә белүләрен ачыклау өчен кызыклы бәйге оештырылган иде. Алар җырның туктап калган җиреннән дәвам итәргә тиеш булдылар. Әйтергә кирәк бер гаилә дә сынатмады. Белмәгән җырлары булса, үзләре уйлап чыгарып җырладылар.
Гаилә көне уңаеннан оештырылган бәйрәмне “Яшьлек” яшьләр үзәге директоры Закиров Делюс Ридәил улы башлап җибәреп, килгән гаиләләргә рәхмәт сүзләрен җиткерде. “ Районыбызда гаиләләр белән мондый чараларны еш оештырабыз. Яшьләр өчен ял итәргә бөтен мөмкинлекләр дә бар. Килегез, катнашыгыз, рәхәтләнеп ял итегез”, -диде ул. Шулай ук күп кенә спорт һәм күңел ачу чараларын үткәрергә мәйдан биргән өчен, җаваплылыгы чикле “Игенче” җәмгыяте генераль директоры Зарипов Алмаз Зөфәр улына рәхмәт хаты тапшырды. Үз чиратында Алмаз Зарипов гаиләләрне бәйрәм белән котлады: “ Авылларыбыз төзек, эш урыннары бар, яшьләребез авылда калсын өчен бөтен мөмкинлекләр тудырылган. Бүгенге көндә шәһәрләргә караганда матурырак яшибез. Спорт биналары төзелеп , эшләп тора. Шушындый күңелле чаралар яшьләр һәм яшь гаиләләр өчен күбрәк оештырылса тагы да яхшы булыр иде”,- диде ул.
Бәйрәмне яшьләр арасында оста һәм җор телле алып баручы буларак танылган Рафил Галимуллин алып барды. Шаяру, көлүләр күп булды бу кичтә. Ярышларда җиңгән һәм катнашкан гаиләләрнең һәрберсенә акчалата бүләкләр һәм грамоталар тапшырылды. Бәйрәм тәмле плау, кайнар чәй табыны артында дәвам итте.