ЯҢАЛЫКЛАР


30
март, 2022 ел
чәршәмбе

       Олы Нырты авылында Нәүрүз бәйрәмен үткәрү матур традициягә әверелде.  Олы Нырты мәдәният хезмәткәрләре тарафыннан оештырылган бу бәйрәм, быел да бик күңелле узды. Күңелле уеннарда балалалар белән бергә, бәйрәм тамашасына килгән авылдашларыбыз да бик теләп катнашты. Төрле ярышлар үткәрелде, җиңүчеләргә бүләкләр бирелде.

Тэги: Олы Нырты авыл җирлеге

     Олы Нырты авыл җирлеге мәдәният хезмәткәрләре үзешчән сәнгать артистлары белән берлектә "Җырлыйк әле"дип исемләнгән музыкаль программа оештырдылар.

Тэги: Олы Нырты авыл җирлеге

29
март, 2022 ел
сишәмбе

29 март көнне район мәдәният йортында Татарстан Республикасы ветераннары арасында үзешчән башкаручыларның «Балкыш» VII Республика фестиваленең район туры Гала-концерты булды.

Мәдәният һәм сәнгать өлкәсендә «Вакансияләр ярминкәсе»

Тэги: Мәдәният бүлеге

29 март көнне Ә. Кәримуллин исемендәге район үзәк китапханәсендә «Алтын куллар» клуб берләшмәсенең чираттагы утырышы узды. Утырыш бәйләүгә багышланган иде. Бәйләү - борынгы халык һөнәре, ул бүген кабат әйләнеп кайтты. Бәйләү процессы кешегә шатлык китерә, үзен иҗатта күрсәтү, гадәти һәм көндәлек көнкүрештә матурлык күрү мөмкинлеге бирә. Китапханәдә әлеге һөнәргә багышлангане әдәбияттән һәм вакытлы матбугаттан торган күргәзмә оештырылды һәм күзәтү үткәрелде.

Тэги: Мәдәният бүлеге (Ә. Кәримуллин исемендәге Саба үзәк китапханәсе)

26 март көнне Тимершык мәдәният йортында "Туган җирдә бәхет, офык киң, кешеләре гүзәл гөлгә тиң!" дип исемләнгән 60 яшьлек  юбилярлар кичәсе булып узды. Залда юбилярларның туганнары, балалары һәм авылдашлары җыелды. Һәр чыгыш концерт номерлары белән үрелеп барды. Чәчәкләр, бүләкләр, якын туганнарыннаң, авылдашларыннаң җылы сүзләре һәм иң мөһиме-кабат чираттагы юбилейда очрашырга.

Тэги: Тимершык авыл җирлеге

Район балалар китапханәсендә язгы каникуллар дәвам итә.

Россиядә халык сәнгате һәм мәдәни мирасны саклау елы уңаеннан,  29 март көнне ​Саба гимназиясе 2Б, 2В, 4В һәм “Сәләтле балалар мәктәбе”нең 2 нче сыйныф укучылары өчен “Мин кулыма китап алам” дип исемләнгән әдәби-интеллектуаль уен үткәрелде. Уен 5 өлештән торды: “Тел-милләт бизәге”, “Тапкырларга табышмак”, “Төрле милләт киемнәрен таныйсыңмы”,  “Татар халкының милли уеннары” һәм “Серле сандык”. Шулай ук онлайн-сәхифә аша, укучылар танылган балалар шагыйрәсе Йолдыз Шәрапованың “Китаплы кич” китабы белән таныштылар. Укучылар бер дә сынатмадылар, актив катнашып, биремнәргә дөрес җавап биреп үз белемнәрен, осталыкларын күрсәттеләр. Катнашучылар саны:48

Тэги: Мәдәният бүлеге (Ә. Кәримуллин исемендәге Саба район үзәк китапханәсе)

29 март көнне Пушкин картасы кысаларында Саба район китапханәсендә  Саба сәләтле балалар мәктәбенең 8 нче сыйныф укучылары өчен, язучы Г.Ибраһимовка 135 ел тулу уңаеннан, аның тормыш юлы һәм иҗатына багышлап  “Мин кулыма китап алам” – интелллектуаль уен үткәрелде. Уен:  “Китап битләрендә тормыш мизгеле”, “Күп укыган күп белер” ​, “Бер мәхәббәтнең   тарихы”, “Алмачуар” һәм "Ярыш" дип исемләнгән бүлекләрдән торды. Укучылар сынатмадылар, актив җавап биреп үз белемнәрен, осталыкларын күрсәттеләр. Чара ахырында  "Г.Ибраһимов-күренекле талант иясе" дип исемләнгән китап күргәзмәсенә күзәтү ясалды. Укучыларга Габделхәй Сабитовның туган ягын сагынучы ат турындагы “Айбаш” хикәясе тәкъдим ителде.

Тэги: Мәдәният бүлеге (Әбрар Каримуллин исемендәге үзәк китапханәсе)

Шәмәрдән авылында "Нәүрүз" бәйрәме үткәрелде. Оешма һәм предприятие хезмәткәрләре концерт номерлары, күңел ачу уеннары әзерләделәр, бәйрәм кунакларын Казаннан ботка һәм төрле тәм-томнар белән сыйладылар. "Яшьлек" яшьләр үзәге хезмәткәрләре "Күңелле стартлар"спорт ярышлары үткәрделәр. Барлык җиңүчеләр һәм призерлар мактау грамоталары һәм акчалата призлар белән бүләкләнде. 

Тэги: Шәмәрдән авыл җирлеге

 

295 мең татарстанлы хезмәт кенәгәсенең электрон вариантына өстенлек бирде


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International