ЯҢАЛЫКЛАР


29
июль, 2023 ел
шимбә

Олы Кибәче авылы китапханәсе һәм Төбәк авыл клубы мөдире хезмәткәрләре укучылар өчен “Чүп өеменнән – шәп әйберләр” дигән мастер-класс үткәрделәр: кулланганнан калган  материалдан эшләнмәләр ясадылар. Соңгы вакытта чүп эшкәртү проблемасы, башка экологик проблемалар арасында, беренче урынга чыкты. Әйләнә-тирә мохитне кирәкмәгән әйберләрдән саклап калу өчен, аларга куллану табарга һәм икенче тормыш бирергә кирәк. Китапханәче катнашучыларның игътибарын көндәлек тормышта күп кенә кешеләрнең чүп-чарга хәйран кызыклы әйберләр һәм материаллар чыгаруларына игътибар итте. Әгәр игътибар беләнрәк карасаң, һичшиксез ниндидер гадәттән тыш нәрсәгә әйләндерергә мөмкин булган чүп-чар табылачак. Көнкүрештә дә без чүп-чардан алынган әйберләрне еш кулланабыз. Бу әйберләрне производстводан алырга яки үз кулларың белән эшләргә мөмкин. Чүп-чардан әйберләр ясау - иҗади якын килү һәм зирәклек таләп итә торган мавыктыргыч шөгыль. Шулай ук бу көнне китап укучылар яңа китаплар белән дә таныштылар, аларны укырга алдылар.

Тэги: Мәдәният бүлеге (Ә. Кәримуллин исемендәге Саба район үзәк китапханәсе)

27
июль, 2022 ел
чәршәмбе

27 июль көнне Саба гимназиясе каршында эшләп килүче  «Мирас»  лагерь балалары Район балалар китапханәсендә кунакта булды. Балалар өчен китапханә буенча экскурсия үткәрелде. Китапханәче балаларны китапханәчеләрнең эшчәнлеге белән таныштырды, китапханә бүлекләрен күрсәтте һәм аларның әһәмияте турында сөйләде.  Балалар хәтта үзләре дә китапханәче ролендә булдылар һәм «Китап таб»уенында актив катнаштылар.Ахырда уку залында балалар төрле китаплар һәм журналлар карадылар.

Тэги: Мәдәният бүлеге (Ә. Кәримуллин исемендәге Саба район үзәк китапханәсе)

29
март, 2022 ел
сишәмбе

Район балалар китапханәсендә язгы каникуллар дәвам итә.

Россиядә халык сәнгате һәм мәдәни мирасны саклау елы уңаеннан,  29 март көнне ​Саба гимназиясе 2Б, 2В, 4В һәм “Сәләтле балалар мәктәбе”нең 2 нче сыйныф укучылары өчен “Мин кулыма китап алам” дип исемләнгән әдәби-интеллектуаль уен үткәрелде. Уен 5 өлештән торды: “Тел-милләт бизәге”, “Тапкырларга табышмак”, “Төрле милләт киемнәрен таныйсыңмы”,  “Татар халкының милли уеннары” һәм “Серле сандык”. Шулай ук онлайн-сәхифә аша, укучылар танылган балалар шагыйрәсе Йолдыз Шәрапованың “Китаплы кич” китабы белән таныштылар. Укучылар бер дә сынатмадылар, актив катнашып, биремнәргә дөрес җавап биреп үз белемнәрен, осталыкларын күрсәттеләр. Катнашучылар саны:48

Тэги: Мәдәният бүлеге (Ә. Кәримуллин исемендәге Саба район үзәк китапханәсе)

9
апрель, 2021 ел
җомга

Татарстан Республикасының Архив эшләре буенча дәүләт комитеты, Татарстан Президенты Рөстәм Миңнехановның теләктәшлеге белән “Без тарихта эзлебез” дигән шәҗәрәләр бәйрәме проектын башлап җибәрде. 9 апрель көнне Теләче район мәдәният йортында проектның зона туры үтте. 9 ​ районның ​ вәкилләре үзләренең гаилә тарихларын тәкъдим иттеләр. ​ ​ Әлеге чарада Саба районыннан Кызыл-Мишә авыл китапханәсе мөдире Әүһәдиева Гөлнәзирә Тәлгат кызы катнашында Гаттаровлар  гаиләсе дә катнашты. Мәдәният йорты фойесында гаиләләр тарафыннан яратып әзерләнә торган сый-нигъмәтләр һәм нәсел агачы – шәҗәрәләр урын алган иде. Сәхнәдә исә гаилә тарихларының иҗади презентациясе күрсәтелде. Конкурс нәтиҗәләре буенча зона этабының 3 урынын Саба районы яулады. Гаттаровлар гаиләсен тәбрик итәбез.

Тэги: Мәдәният бүлеге (Ә. Кәримуллин исемендәге Саба район үзәк китапханәсе)

22
март, 2021 ел
дүшәмбе

22 нче март көнне Саба район балалар китапханәсендә, Халыкара урман көне уңаеннан, 1А сыйныф укучылары өчен (укытучы Заһидуллина Э.Р.) әйдәп баручы методист Шакирҗанова И., әйдәп баручы библиограф Шамилова А. “Табигатьне өйрән һәм сакла” дип исемләнгән экологик сәгать уздырдылар.

Тэги: Мәдәният бүлеге (Ә. Кәримуллин исемендәге Саба район үзәк китапханәсе)

4
март, 2021 ел
пәнҗешәмбе

4 март көнне Саба район үзәк китапханәсендә “Өлкәннәр” клубының актив әгъзасы Гатауллин Мәгъдәнур Һидият улының 80 яшьлек юбилее уңаеннан “Җилдәй җитез узып киткән гомер...” дип аталган  чара уздырылды.

Тэги: Мәдәният бүлеге (Ә. Кәримуллин исемендәге Саба район үзәк китапханәсе)

15
февраль, 2021 ел
дүшәмбе

Изге Вәли  көнен – бөтен дөнья буенча барлык гашыйклар билгеләп үтә. Ә.Каримуллин исемендәге Саба район үзәк китапханәсе дә 15 февраль көнне яраткан укучыларына “Мәхәббәт: бер сүз эчендә чиксез галәм” дип исемләнгән мавыктыргыч, әдәби кичә бүләк итте.

Тэги: Мәдәният бүлеге (Ә. Кәримуллин исемендәге Саба район үзәк китапханәсе)

12
февраль, 2021 ел
җомга

Китап – кешенең хәтере, юлдашы, киңәшчесе, ярдәмчесе. Әйе, кеше китап укудан ямь таба, рухи азык ала, матур фикерләр туплый... 2021 елның 12 февралендә Саба район үзәк китапханәсе мәдәният бүлеге белән берлектә “Китап алам кулыма” дип аталган өр-яңа интеллектуаль проект башлап җибәрде.  

Тэги: Мәдәният бүлеге (Ә. Кәримуллин исемендәге Саба район үзәк китапханәсе)

11
февраль, 2021 ел
пәнҗешәмбе

Туган тел! Бу сүз һәркем өчен кадерле, газиз! Чөнки тел – тормыш чыганагы, белем чишмәсе. Аңардан да көчле, татлы, назлы, ләзззәтле тел бармы икән? Туган телне белү кирәк. Чөнки туган телдә синең әби – бабаларың, әти – әниләрең, халкың сөйләшкән һәм сөйләшә. Туган телгә хөрмәтле булганда гына кеше үз иленең, төбәгенең, гаиләсенең шәҗәрәсен, тарихын аңлый ала. 
11 февраль көнне район балалар китапханәсе гимназиянең 1А сыйныф укучылары өчен (сыйныф җитәкчеләре Заһидуллина Э.Р.) "Иң матур тел-туган тел"дип исемләнгән әдәби танып-белү сәгате үткәрделәр. Иң беренче китапханәчеләр 2021 ел - Туган телләр һәм Халык бердәмлеге елы уңаеннан оештырылган һәм бүгенге әдәби танып-белү сәгатенә куелган "Анам теле-туган тел" дигән китап күргәзмәләренә күзәтү ясадылар. Соңыннан укучылар серле сандыктагы төрле халык әкиятләре китаплары белән таныштылар, "Табышмаклар илендә", "Татар халык мәкальләре", "Әкиятне таны" һәм татар халкының "Йөзек салыш" уеннарында да бик актив катнаштылар, үз осталыкларын күрсәттеләр. Шулай ук укучылар үзләре дә һөнәрләр әзерләп килгәннәр иде, алар төрле телдә сәнгатьле итеп шигырьләр сөйләделәр. Әдәби танып-белү сәгате "Туган тел" җыры белән тәмамланды.

Тэги: Мәдәният бүлеге (Ә. Кәримуллин исемендәге Саба район үзәк китапханәсе)

10 февраль көнне район балалар китапханәсе үзәк китапханә белән берлектә сәләтле балалар мәктәбенең 1 сыйныф укучылары өчен (сыйныф җитәкчеләре Шакирҗанова Л.Р.) "Әлифбаны кем урлаган?" дип исемләнгән квест-уен үткәрделәр. Иң беренче укучылар экраннан видео карап, квест-уенның төп максатын белделәр.Убыр белән Шүрәле урлаган әкият геройларын коткарыр өчен укучыларга тукталышларда тукталып, төрле биремнәрне үтәргә туры килде, мәсәлән: әкияттән алынган рәсемнәрне танып Дюймовочканы коткардылар, сорауларга җавап биреп тиенне, әкияти пазллар төзеп Буратиноны, ә инде Куян кызын коткарыр өчен өстәлгә куелган предметларның кайсы әкиятләргә туры килгәнен белергә кирәк иде. Укучылар сынатмадылар, үз осталыкларын, белемнәрен күрсәтеп биремнәрне бик тиз генә үтәделәр. Барлык әкият геройларын табып Әкиятчегә кайтардылар. Шулай ук геройларга үз һөнәрләрен күрсәттеләр: шигырьләр сөйләделәр, җыр җырладылар. Барлык укучылар да бик актив катнаштылар. Квест-уен "Туган тел" җыры белән тәмамланды

Тэги: Мәдәният бүлеге (Ә. Кәримуллин исемендәге Саба район үзәк китапханәсе)

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International