"Иң матур тел-туган тел"дип исемләнгән әдәби танып-белү сәгате

2021 елның 11 феврале, пәнҗешәмбе

Туган тел! Бу сүз һәркем өчен кадерле, газиз! Чөнки тел – тормыш чыганагы, белем чишмәсе. Аңардан да көчле, татлы, назлы, ләзззәтле тел бармы икән? Туган телне белү кирәк. Чөнки туган телдә синең әби – бабаларың, әти – әниләрең, халкың сөйләшкән һәм сөйләшә. Туган телгә хөрмәтле булганда гына кеше үз иленең, төбәгенең, гаиләсенең шәҗәрәсен, тарихын аңлый ала. 
11  февраль көнне район балалар китапханәсе гимназиянең 1А сыйныф укучылары өчен (сыйныф җитәкчеләре Заһидуллина Э.Р.) "Иң матур тел-туган тел"дип исемләнгән әдәби танып-белү сәгате үткәрделәр. Иң беренче китапханәчеләр 2021 ел - Туган телләр һәм Халык бердәмлеге елы уңаеннан оештырылган һәм бүгенге әдәби танып-белү сәгатенә куелган "Анам теле-туган тел" дигән китап күргәзмәләренә күзәтү ясадылар. Соңыннан укучылар серле сандыктагы төрле халык әкиятләре китаплары белән таныштылар, "Табышмаклар илендә", "Татар халык мәкальләре", "Әкиятне таны" һәм татар халкының "Йөзек салыш" уеннарында да бик актив катнаштылар, үз осталыкларын күрсәттеләр. Шулай ук укучылар үзләре дә һөнәрләр әзерләп килгәннәр иде, алар төрле телдә сәнгатьле итеп шигырьләр сөйләделәр. Әдәби танып-белү сәгате "Туган тел" җыры белән тәмамланды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International