"Әлифбаны кем урлаган?" дип исемләнгән квест-уен

2021 елның 11 феврале, пәнҗешәмбе

10 нчы февраль көнне район балалар китапханәсе үзәк китапханә белән берлектә сәләтле балалар мәктәбенең 1 сыйныф укучылары өчен (сыйныф җитәкчеләре Шакирҗанова Л.Р.) "Әлифбаны кем урлаган?" дип исемләнгән квест-уен үткәрделәр. Иң беренче укучылар экраннан видео карап, квест-уенның төп максатын белделәр.Убыр белән Шүрәле урлаган әкият геройларын коткарыр өчен укучыларга тукталышларда тукталып, төрле биремнәрне үтәргә туры килде, мәсәлән: әкияттән алынган рәсемнәрне танып Дюймовочканы коткардылар, сорауларга җавап биреп тиенне, әкияти пазллар төзеп Буратиноны, ә инде Куян кызын коткарыр өчен өстәлгә куелган предметларның кайсы әкиятләргә туры килгәнен белергә кирәк иде. Укучылар сынатмадылар, үз осталыкларын, белемнәрен күрсәтеп биремнәрне бик тиз генә үтәделәр. Барлык әкият геройларын табып Әкиятчегә кайтардылар. Шулай ук геройларга үз һөнәрләрен күрсәттеләр: шигырьләр сөйләделәр, җыр җырладылар. Барлык укучылар да бик актив катнаштылар. Квест-уен "Туган тел" җыры белән тәмамланды

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International