Саба гимназиясе каршында эшләп килүче  «Мирас»  лагерь балалары Район балалар китапханәсендә кунакта булды

2022 елның 27 июле, чәршәмбе

27 июль көнне Саба гимназиясе каршында эшләп килүче  «Мирас»  лагерь балалары Район балалар китапханәсендә кунакта булды. Балалар өчен китапханә буенча экскурсия үткәрелде. Китапханәче балаларны китапханәчеләрнең эшчәнлеге белән таныштырды, китапханә бүлекләрен күрсәтте һәм аларның әһәмияте турында сөйләде.  Балалар хәтта үзләре дә китапханәче ролендә булдылар һәм «Китап таб»уенында актив катнаштылар.Ахырда уку залында балалар төрле китаплар һәм журналлар карадылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International