«Мәхәббәт: бер сүз эчендә чиксез галәм» дип исемләнгән әдәби кичә

2021 елның 15 феврале, дүшәмбе

14 февраль көнне яраткан, кадерле кешеләр бер - берсенә бүләкләр бирәләр, мәхәббәт сүзләре һәм теләкләр язылган махсус открыткалар бүләк итәләр. Изге Вәли  көнен – бөтен дөнья буенча барлык гашыйклар билгеләп үтә. Ә.Каримуллин исемендәге Саба район үзәк китапханәсе дә 15 февраль көнне яраткан укучыларына “Мәхәббәт: бер сүз эчендә чиксез галәм” дип исемләнгән мавыктыргыч, әдәби кичә бүләк итте.

Район китапханәсе хезмәткәрләре “BIBLIO PARTY” проекта кысаларында 10 сыйныф укучыларын кунакка чакырдылар. Кичә Изге Вәли көненең тарихы белән таныштырудан башланып китте. Укучылар бәйрәмнең төрле илләрдә ничек бәйрәм ителүен, гашыйклар бер-берсенә нинди бүләкләр бирүләрен, мәхәббәт хакына бөек кешеләрнең, шагыйрьләрнең гамәлләрен, матур сүзләрен тыңлап уздылар. Шулай ук китапханәчеләр катнашучылар белән  төрле конкурслар, уеннар үткәрделәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International